Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 март 2020, 12:45

Авылларга автобуслар агыла

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостанПрезидент Владимир Путин указы кысаларында республикада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Әйтик, кичә "Төзелеш һәм транспорт сәгате" форматындагы киңәшмәдә катнашучылар юл челтәрен ремонтлау барышы, шулай ук торак пунктларда пассажирлар транспортын үстерү турында фикер алышты.

Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, ведомство муниципалитетлар белән берлектә район үзәкләреннән 500дән артык кеше яшәүче торак пунктларга автобус маршруты челтәрен формалаштыруны дәвам итә.

21 районда мондый эш төгәлләнгән дә инде. Калган территорияләр быелгы "юл картасы"на кертелгән. Әлеге исемлектәге беренче ике муниципалитет – Краснокама һәм Илеш районнары - планның үтәлүе турында хисап тотканнар да инде. Әлшәй, Мәчетле һәм Мәләвез районнарында берәр торак пунктны маршрут челтәренә кертү генә кала.

Тулаем республика буенча бу эшне 10 июньгә кадәр башкарырга планлаштыралар.
kiziltan.rbsmi.ru

Фото: variant52.ru
Читайте нас: