Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 апрель 2020, 13:20

Субсидияләр автомат рәвештә озайтыла

Гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр автомат рәвештә озайтылачак. Русиянең Төзелеш министрлыгы илнең Хезмәт министрлыгы белән берлектә шундый мөмкинлек бирүче карар әзерләгән.

Документ 2 апрельдә РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Бу чаралар Башкортстанда да гамәлдә булачак.
Түләү алучы гражданнар социаль яклау органнарына шәхсән килергә һәм субсидия алу хокукын раслаучы документлар тапшырырга тиеш түгел. Түләү алу мөмкинлеге автомат рәвештә озайтыла. Документта озайтыла торган субсидиягә төзәтмәләр кертү очраклары, шулай ук аны исәпләү үзенчәлекләре язылган.
Моннан тыш,торак-коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүгә субсидияләр бирү кагыйдәләре дә үзгәрә. Түләүләр алу өчен тапшырырга кирәкле документлар саны кими.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: