Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 апрель 2020, 12:08

Балаларга игътибарлы булыйк!

Юлларда балалар хәвефсезлеге көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Агымдагы елның ике аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашлыгында 50 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, аларда өч бала һәлак булды, 49ы төрле тән җәрәхәтләре алды.

16 марттан 10 апрельгә кадәр балалар һәм үсмерләр катнашлыгындагы юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау максатында, районның ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы үткәрелә.
Хөрмәтле водительләр! Язгы каникуллар вакытында балалар күп вакытын урамда үткәрә. Кайвакыт алар, хәвефсезлек турында онытып, юлларда уйный. Аларның гомерен куркыныч астына куймагыз, юл кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Үз юлыгызда кечкенә кешене күрү белән тизлегегезне киметегез. Тизлекне шулай ук җәяүлеләр сукмаклары, җәмәгать транспорты туктау урыннары, балалар мәйданчыклары яныннан үткәндә дә киметү зарур.
Баланы автомобильгә утырткач, мотлак рәвештә хәвеф­сезлек каешын эләктерергә кирәк. Авария булган очракта, ул балагызның гомерен сакларга ярдәм итәр.
Балаларны махсус эләктерү җиһазларыннан тыш автомобильдә йөрткән өчен РФ Административ кодексының 12.23 маддәсе 3нче частена ярашлы, 3 мең сум штраф каралган.
Хөрмәтле ата-аналар!
Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлатыгыз! Тәү чиратта, алар юлны ничек кисеп чыгарга белергә тиеш. Балаларны чагу киемнәргә киендерегез, аларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә онытмагыз. Бала иң беренче өлкәннәрдән үрнәк ала. Юл кагыйдәләрен тәү чиратта үзегез саклагыз. Шул вакытта гына балалар юлларда тәртипле йөрер, башкаларга да үрнәк билгесе булыр.
Илсур Сибәгатуллин, районның ЮХХДИ начальнигы.
Читайте нас: