«Дәүләкәндә бер юлы ясле төркемнәре белән 240 урынлык ике балалар бакчасы төзибез. Аларда заманча физкультура һәм спорт заллары, логопед, психолог кабинетлары, кер юуу бүлмәсе, заманча корамалар белән аш-су әзерләү блогы булачак», — дип язды республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренчә, Дәүләкәндә балалар бакчалары төзелеп беткәч, мәктәпкәчә учреждениеләрдә кечкәйләрне урыннар белән тәьмин итеү 100% булыр, чиратлар да юкка чыгар.