Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 июнь 2020, 13:30

Йорт хуҗабикәләренә акча түләнергә тиеш!

ЛДПР партиясе шундый тәкъдим кертте.

Владимир Жириновский җитәкчелегендәге ЛДПР парламентарийлары йорт хуҗабикәләре өчен минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләт ярдәме билгеләүне тәкъдим итүче закон проектын Дәүләт думасына керттеләр, дип хәбәр итте башлангыч авторларының берсе – Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловның матбугат хезмәте.

Проектка аңлатмада әйтелгәнчә, документ "үз гаиләсенең йорт хуҗалыгын алып баручы кешеләргә айлык акчалата ярдәм итү чараларын" күздә тота. Йорт хуҗалыгы дигәндә проектта өйне җыештыру, ризык әзерләү, балаларны һәм өлкән ата-аналарны, балачактан инвалидларны карау һәм йорт буенча башка эшчәнлек алып бару күздә тотыла.
Пособиегә хокук бары тик гаилә әгъзаларының берсендә генә булачак - өстәвенә, гаиләнең уртача кереме аерым төбәктәге яшәү минимумының ике күләменнән югары булмаган очракта.

Башкортстанда әлеге вакытта яшәү минимумы (ул пенсионерлар, балалар, эш яшендәгеләр өчен төрлечә) уртача 9 мең сумнан артыграк.

Фото: РИА Новости.

Автор: Идрис Саитгалеев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Yort-hu-abik-l-ren-akcha-t-l-nerg-tiesh-297158/

Читайте нас: