Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 июнь 2020, 18:50

Авыруларга планлы ярдәм күрсәтелә башлаячак

Президент Владимир Путин русиялеләргә планлы медицина ярдәме күрсәтүне яңадан башларга кушты.

Дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча, Сәламәтлек саклау министрлыгы федераль һәм төбәк медицина оешмаларының эшен 20 июньгә кадәр яңартырга тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета». Шул исәптән, халык тарафыннан югары технологияле медицина ярдәме алу турында сүз бара.

Президент, шулай ук, авырулар саны арткан очракта COVID-19 диагнозлы пациентларны дәвалау өчен махсуслаштырылган койка фонды резервын саклап калырга кушты.

Фото: gtrk.tv
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Avirularga-planli-yard-m-k-rs-tel-bashlayachak-301878/
Читайте нас: