Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 июнь 2020, 18:53

1000 километрдан артык юлларны төзекләндерәчәкбез, - Радий Хәбиров.

«Быел республикада 1000 километрдан артык юллар төзекләндерәчәкбез. Әлеге вакытта 100 дән күбрәк участокларда ремонт эшләре алып барыла, — дип язган социаль челтәрдәге үзенең битендә республика башлыгы Радий Хәбиров.#РадийХабиров

Кайсыбер объектларны вакытыннан алда тапшырачакбыз. Хава торышы моңа булышлык итә. Стәрлетамак шәһәренең Ходайбердин урамында төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Уфа-Иглин-Кызыл Тау-Павловка юлында якын вакытта юл катламы салу эшенә тотыначаклар. Әбйәлил, Аскын, Илеш, Кырмыскалы, Куергазы, Стәрлебаш, Тәтешле, Федоровка, Шаран районнарында юлларны тәртипкә китерәбез».
Радий Хәбиров әйтүенчә, агымдагы елда 2021 елга тәгаенләнгән эшләрнең күп өлеше башкарылачак (Стәрлетамак – Красноусол, Золотоношка – Тюрюшля –Стерлитамак – Стәрлибаш – Фёдоровка, 8 марта – Алексеевка, Уптино – санаторий «Юматово», Стәрлетамак – Раевский, Стәрлетамак – Стәрлебаш – Фёдоровка).
Фото: социаль челтәрләр.
Читайте нас: