Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 июнь 2020, 12:37

"Ел экспортеры" премиясе

"Ел экспортеры" бөтенрусия премиясе Владимир Путинның указын тормышка ашыручы "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проект кысаларында башланды.Быел бу премиядә катнашу өчен гаризалар кабул итү июнь уртасына кадәр озайтылды.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Хәзерге катлаулы вакытта, без барыбыз да коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында килеп чыккан кыенлыкларга юлыктык, ил икътисадында экспортерлар уйнаган рольне истә тоту бик мөһим. Хәтта карантин чикләүләре шартларында да экспортерлар сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтә. Шуңа күрә безгә бу күрсәткечләрне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү мөһим", - диде "Русия экспорт үзәге" предприятиесе генеральный директоры Вероника Никишина.
Шулай итеп, 15 июньгә кадәр конкурста катнашу өчен сигез федераль округтан экспортерлар – шәхси эшкуарлар, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре гариза бирә ала. 2019 ел өчен нәтиҗәләр алты номинациядә бәяләнәчәк.

Чыганак һәм фото: mgazeta.com
Читайте нас: