***
Февраль аенда капиталь ремонттан соң Ишембай үзәк дәваханәсенең бала табу бүлеге ачылган иде. 1951 елда төзелгән бина моңа кадәр бер ремонт та күрмәгән. 2018 елның декабрендә Радий Хәбиров килеп киткәннән соң эш кузгалган.
Радий Хәбиров үз вәгъдәсендә торган. Узган ел дәвамында яңа тәрәзәләр куелган, ишекләр, түбә, инженерлык системалары яңартылган.
Бала тудыру бүлеге мөдире Жанна Салишева сүзләренә караганда, ачылганнан соң өч ай эчендә биредә 120 бала туган.
Радий Хәбиров дәваханә җитәкчесе белән кадрлар, медицина корылмалары белән тәэмин итү мәсьәләсе турында да фикер алышты. Баш табиб Валерий Шапочкин сүзләренә караганда, ИВЛ һәм дефибриляторлар аппаратларын кайтартуга ихтыяҗ бар. Республика башлыгы бала тудыру йортына кирәкле җиһазлар белән алырга кушты һәм районга яңа перинаталь үзәк кирәклеген ассызыклады.
- Әле 2003 елда ук ишембайлылар яңа бала тудыру йорты төзүне үтенгәннәр иде. Без мондый карарны кабул иттекһәм инде бала тудыру йортын гына түгел, Ишембайдагы муниципальара перинаталь үзәген проектлауны тәмамладык, – дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. - Төзелеш ике ел дәвам итәчәк, ә әлегә без иске бала тудыру йортында тәртип урнаштырдык. Гаилә корыгыз һәм бәбиләр табыгыз, кадерле республикабыз халкы!