Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 июнь 2020, 17:45

Макулатура җыю - агач гомерен саклау ул

Әлеге чара берничә агачның гомерен саклауга булышлык итте. Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы төбәктә экологик белем бирү системасын үстерү өчен Экологлар көненә багышланган берничә чара планлаштырды.#ВладимирПутин#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

5 июньдә акция кысаларында "Макулатура бир - агачны коткар!" девизы астында макулатура тапшыру булды. Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр республикада Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан оештырылган макулатура җыюда актив катнашты.
Экология министрлыгында аңлатуларынча, бер сәгать эчендә 3224, 5 килограмм кәгазь җыелган, бу 30дан артык агач коткарылды дигән сүз, ә җыелган 14 400 сумга якын акчаны пандемия чорында гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен Башкортстан хәйрия фондына җибәрәчәкләр. Моннан тыш, Урман хуҗалыгы министрлыгы "Капкачлар ярдәмгә ашыга" социаль-экологик хәйрия проектында катнаша.
Ведомство хезмәткәрләре пластик капкачлар җыя, соңыннан алар "Чиста Уфа" экология хәрәкәте волонтерлары ярдәмендә сортларга аерылачак һәм эшкәртүгә тапшырылачак.
Алынган акчаларга мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтеләчәк.
Табигатьне саклау акцияләре уздыру республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту, халыкның экологик мәдәниятен арттыру, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проектының максатларына тулысынча туры килә торган бурычларны хәл итүгә ярдәм итә.
Фото:forest.bashkortostan.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Makulatura-iyu-agach-gomeren-saklau-ul-307428/
Читайте нас: