Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 июнь 2020, 13:56

Башкортстан халкының банкларда 608 миллиард сум акчасы бар

Халыкның банкларда күпме акчасы бар? Бу турыда Русия Банкы сайтында басылды.

Әлеге мәгълүмат агымдагы елның 1 маена булган саннарга таянып бирелгән һәм исәпләүләр Русия акчасы, чит ил валютасындагы, кыйммәтле металлардагы депозитларны үз эченә ала.
РБК-Уфа рейтингы нигезендә, Башкортстан депозитлар күләме буенча Идел буе федераль округында, Татарстаннан (1,35 триллион сум), Түбән Новгород (854,6 миллиард сум) һәм Самара өлкәләреннән (849,4 миллиард сум) кала, 4нче урында тора. Республикада валюта счетларында сумманың 11 проценты урнаштырылган. Өч ай эчендә бу күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән югарырак (11 процент), әмма элеккечә, гомум Русия саннары белән чагыштырганда, түбәнрәк.
"Росстат" мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең гыйнвар-март айларындагы реаль керемнәре 0,2 процентка гына кимегән.
Фото:pixabay.com.
Читайте нас: