Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 июнь 2020, 18:19

Һәр объект вакытында сафка кертеләчәк

Башкортстанда төзелештә өзеклеккә юл куелмаячак.#ВладимирПутин#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан


Гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда 9,5 миллиард сумга 641 дәүләт контракты төзелгән.
Вице-премьер, Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов сүзләренчә, бу - агымдагы елда контрактация өчен каралган акчаның гомум күләменең өчтән ике өлеше.
2020 елга планда - 14,3 миллиард сумлык меңнән артык проект каралган.
«Республикада гомумдәүләт проектлары буенча барлыгы 62 объект төзелә һәм реконструкцияләнә, шуларның 47сен быел файдалануга тапшыру планлаштырыла», - дип билгеләп үтте вице-премьер Министрлар кабинетында үткән оператив киңәшмәдә.

Фото: “Башинформ”.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/r-obekt-vakitinda-safka-kertel-ch-k-310912/
Читайте нас: