Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 июнь 2020, 13:04

1 июльдә эшләсәң, ике хезмәт хакы аласың

Ике көнлек хезмәт хакы кемнәргә тәтер икән?


Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көнендә эшләячәк русияләләргә югары хезмәт хакы түләнәчәк. Бу хакта Федерация Советының социаль комитеты башлыгы Инна Святенко хәбәр итте, дип хәбәр итә "РИА Новости".

«Тавыш бирү көнендә эшләгән өчен түләү арттырылган күләмдә каралган. Гражданнар июль ае өчен хезмәт хакын югалтмаска тиеш", - диде ул.

Святенко шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү тәртибенең Хезмәт кодексының 153 нче мәддәсе белән җайга салынуын искә төшерде.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында аны Владимир Путин башлангычы буенча 1 июльгә күчерделәр. Нәкъ шул көндә без илдәге төп Законга төзәтмәләр кертүгә үз мөнәсәбәтебезне белдереп, киләчәктә үзебезнең генә түгел, балалар, оныкларның да яшәешен билгелиячәкбез.Әлбәттә, 1 июль ил тормышында хәлиткеч көн булачак.

Шулай итеп, Хезмәт кодексының 153 мәддәсен куен дәфтәренә күчереп язып куйдыгызмы?

Фото:https://gorobzor.ru/
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/calendar/1-iyuld-eshl-s--ike-hezm-t-haki-alasi-314901/
Читайте нас: