Ил җитәкчесе тармакның заманча тормышның динамикасын, стилен, дәрәҗәсен билгеләвен искә алды. Владимир Путин әйтүенчә, бу өлкәдә бер миллионнан артык белгеч җәлеп ителгән, 60 мең оешма эшли һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
Дәүләт башлыгы эпидемия белән бәйле мәҗбүри чикләүләр вакытында тармакның әһәмияте аеруча яхшы чагылуын да билгеләде һәм Русиянең телекоммуникацион компанияләренә рәхмәт белдерде.
Киңәшмәдә яңа кадрлар, эш шартлары мәсьәләсе дә күтәрелде.
Бу хакта тулырак: kremlin.ru/events/president/news/63493