Май аенда гомумдәүләт проектлары контекстында киңкүләм мәгълүмат чараларында иң телгә алынган төбәкләр Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар крае һәм Башкортстан булды.
Новгород өлкәсе турында - 4,5 мең, Краснодар крае турында 4 меңгә якын мәгълүмат дөнья күргән.
Башкортстан турында узган айда 3,7 меңгә якын хәбәр басылган. “Медиалогия”да билгеләп үтүләренчә, гомумдәүләт проектлары кысаларында төзекләндерелгән юллар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен грантларга конкурслар, шулай ук яңа мәдәният объектларын яңарту һәм төзү турындагы хәбәрләр күп булган.
Фото: ТАСС.