Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 июнь 2020, 16:50

Владимир Путин халык сорауларына җавап бирәчәк

Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узганнан соң, ил Президенты Владимир Путин “туры элемтә” оештырырга һәм иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм халыкара темаларга халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә планлаштыра.#ВладимирПутин

Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән “Sputnik” радиосы хәбәр итә.

“Бу -- Владимир Путинның ил халкы белән аралашуы өчен тулы форматлы “туры элемтә”, — диде Дмитрий Песков. - Чараның төгәл вакыты соңрак билгеле булачак”.

Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү, алдан тавыш бирүне исәпкә алып, 25 июньнән 1 июльгә кадәр үтәчәк.



Фото: “РИА Новости”.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-halik-soraularina-avap-bir-ch-k-324350/?sphrase_id=30217
Читайте нас: