Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 июнь 2020, 18:10

Кемнәр шифаханәләргә барачак?

Хезмәт бурычларын үтәгәндә коронавирус белән авырганнар республика шифаханәләрендә ял итәргә һәм реабилитация үтәргә сертификатлар алачак. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән опреатив киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде.

Сүз иң башта табиблар, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, Роспотребнадзор һәм хокук саклау хезмәткәрләре турында бара. Моңа кадәр республика җитәкчесе аларга Башкортстанның иң яхшы шифаханәләрендә сәламәтлеген тергезү мөмкинлеген булдыруны кушкан иде.
Ленара Иванова әйтүенчә, сертификат республика шифаханәләрендә 14 көн дәвамында (тәүлегенә 2200 сумнан) ял итү хокукы бирә. Ял итү вакытын һәм шифаханәне сертификат ияләре үзләре сайлый ала.
Радий Хәбиров тәкъдим ителгән схеманы хуплады, сертификатның гамәлдәге вакытын билгеләү кирәклеген әйтте, кешеләр тулы реабилитация һәм дәвалау процедуралары үтә алсын өчен аның хакын арттыру мөмкинлеген дә карарга кушты.
Ленара Иванова карантинга ябылган социаль учреждениеләрдә әле хезмәткәрләрнең 14 көнгә килгән бишенче сменасы эшләвен дә әйтте. Беренче ике смена тиешле Президент түләүләрен алган да. Якын киләчәктә республикага алдагы сменаларга түләү өчен янә 150 миллион сум килергә тиеш.
Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы төбәкләргә социаль учреждениеләрдә карантин режимын озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров бу башлангычны хуплады һәм моны оперштаб утырышында өстәмә тикшерәчәкләрен ассызыклады.
Фото: glavarb.ru
Автор: Ләйсән Якупова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kemn-r-shifahan-l-rg-barachak-332481/

Читайте нас: