Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
30 июнь 2020, 14:33

Хәрби җыеннарга кемнәр барачак?

Дүшәмбе көнне Русия Президенты Владимир Путин запастагы гражданнарны 2020 елда хәрби җыеннарга чакыру турында указга кул куйды.#ВладимирПутин


Шулай итеп, хәрби исәптә торучы һәм мобилизация яки сугыш вакытында җәелдерү өчен билгеләнгән контроль армиягә, Росгвардиягә, дәүләт саклау органнарына һәм ФСБга хәрби җыеннарга чакырылачак.

Җыеннар 2 атнадан 2 айга кадәр дәвам итәчәк. Анда педагоглар, күпбалалы әтиләр, Федерация Советы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре (урып-җыю һәм чәчү чорында) чакырылмый.

Шулай ук хәрби җыеннарга сәламәтлек торышы буенча ярамаган кешеләр бармаячак.

Фото: tass.ru сайтыннан.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: