“Демография” гомумдәүләт проекты балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтә (2020 елда 6,2 миллиард сум каралган), өч яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә мәгарифне оештыруда хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәмләшә (2020 елда 4,1 миллиард сум каралган) һәм өлкәннәргә медицина-профилактик тикшеренүләре кебек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтә.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле пенсионерларны диспансерлаштыру туктатылып торды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров диспансерлаштыруны тергезү этапларын уйларга кушты, сәламәтлек поездлары өчен яңа мобиль медицина техникасын алуны, аны активлаштырырга кирәклеген билгеләде.
Ленара Иванова әйтүенчә, “Демография” гомумдәүләт проекты 2020 елда 3890 урынлык 24 балалар бакчасы ачарга мөмкинлек бирәчәк. Яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә беренче балага 2020 елдан икеләтә арттырылган пособие түләнәчәк – 9789 сум. Моннан тыш, республикада өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр 150гә кадәр ат көчле җиңел автомобильгә яисә 125кә кадәр ат көчле автобуска транспорт салымы түләүдән азат ителә.
Сентябрьдән уфалылар шәхси балалар бакчасында урын алуга “Мәктәпкәчә мәгариф сертификатына” ия була алачак. Моңа кадәр әлеге тәҗрибәдә Стәрлетамак кына катнашты.
Республика җитәкчесе августта демография мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрергә кушты, анда беренче яртыеллык нәтиҗәләрен тикшерү, төп проблемаларны анализлау һәм аларны хәл итү юлларын булдыру кирәклеген билгеләде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balali-gail-l-rg-yard-m-demografiyane-yahshirtsin-365024/