Бинаны масштаблы капиталь төзекләндерүдән тыш, учреждение тулысынча яңартылган матди-техник база алачак һәм заманча мәдәният үзәге булачак.
Яңарту бинаны реконструкцияләү генә түгел, ә мәдәният йортына килүчеләрнең бөтен гаиләсе белән кызыклы ял итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Биредә аерым бию залы, түгәрәкләр, тренажерлар, балалар өчен уен бүлмәләре булдырылачак.
Барлык эшләргә республика һәм урындагы бюджетлардан 24 238,2 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук мәдәният йорты базасында яңа буын китапханәсе булдырыла, кулланучылар фәнни һәм сәнгать эчтәлегендәге, санлы вакытлы матбугаттагы заманча мәгълүмат ресурсларына мөрәҗәгать итә алачак. Китап саклау урыны югары тизлекле киң полосалы Интернет һәм «Милли электрон китапханә»нә керү ноктасы белән җиһазландырылачак.
Моннан тыш, дискуссия клублары, түгәрәкләр һәм консультация пунктлары ачу күздә тотыла. Модель китапханәсен төзүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 7500 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Подрядчылар түбә ябу эшләрен төгәлләде инде, хәзер фасадны җылыталар, керамогранит белән тышлыйлар. Балалар бүлмәсе, тамаша залы һәм китапханә эчендә дә бизәкләү эшләре бара, идәннәр җәяргә, яктырткычлар куярга әзер диярлек. Төп эшләр 1 августка тәмамланырга тиеш. Бераз соңрак, 20ләрендә, китапханәне тапшырырга һәм аны җиһазлый башларга ниятлиләр: 7,5 миллион сумлык җиһазлар инде сатып алынган һәм үз сәгатен көтә.
Мәдәният йортын ачу сентябрь ахырына планлаштырылган.
Фото: glavarb.ru