Аларның фикеренчә, эшләрен югалтучыларның пособие күләме һәр төбәкнең яшәү минимумы дәрәҗәсеннән башланырга тиеш, ә иң югарысын — төбәк буенча уртача хезмәт хакына туры китерергә кирәк, дигәннәр. Ил буенча бу уртача 12 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә Мәскәү өчен - 19,5 меңнән алып 91,8 мең сумга кадәр.
Коронавирус пандемиясе вакытында пособиеләр уртача 4500 сумнан 12,1 меңгә кадәр җитте. Аерма бик зур була. Болай күп түли башласалар, эш турында онытырга да була бит. Дәүләт җилкәсендә яшәргә теләүчеләр күбәймәсме?
- Әгәр минималь пособие турында сүз барса, эшсезләр саны артыр, дип булмый, - дигән Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты проректоры Александр Сафонов. - Бу бит җан асрарлык кына, андый пособие алу максаты белән бер кем дә өйдә утырмаячак. 4500 сум - бу хәерчелек. Мондый акчага кешеләр хәтта мәшгульлек хезмәтенә дә бармаячак. Хезмәт базарында эш табу өмете бөтенләй булмаганнарга гына кирәк ул. Бу бит бөтенләй уйланып бетмәгән тәкъдим, - дигән Сафонов. - Больничныйда булганнар аз ала. Ул чакта бу түләүләрне туры китерергә кирәк булачак. Алайса, мондый күтәрүдән нинди файда? Югары пособиеләргә, димәк, зур акчалы эшләрен югалтучылар дәгъва итәчәк. Ә андый эшсезләр өчен биш пособие дә аз тоелачак. Зур акчага өйрәнгәннәр башка төбәктән булса да, икенче өлкәгә кереп китеп тә, барыбер үзен канәгатьләндерерлек эш табачак. Кемгә ярдәм итәргә телиләр соң алар?- дигән ул.
Моннан тыш, эксперт билгеләп үтүенчә, яшәү минимумына кадәр булган пособиене төбәкләр түли. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында, 2021 елга хөкүмәт эшсезлек буенча пособие күләме турында проектын эшли башлады, дигән. Барлык тәкъдимнәр дә җентекләп өйрәнеләчәк, дип вәгъдә иткәннәр.
Карарбыз инде, нинди фикергә килерләр.