Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 август 2020, 00:30

Дүртөйлегә - яңа медицина җиһазлары

Дүртөйледә инде ике атна дәвамында кешеләр «Телемедикс - Р-Амико» телеүзидарә итә торган комплекс ярдәмендә тикшерелә.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин


Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа уникаль җиһазлар Дүртөйле шәһәре дәваханәсенә Владимир Путинның май указы белән башланган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында.
Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең балалар поликлиникасының рентгенкабинетында комплекс урнаштырылганнан башлап 29 кечкенә пациентны тикшерергә өлгергәннәр. Медицина күрсәткечләре буенча аларга сөяк системасын, күкрәк читлеге органнарын рентгенка тикшергәннәр. Шул ук вакытта кардиодиафрагмаль индексны билгеләү вариантлары кулланылган.
Бүген шәһәр халкы өчен сөенергә генә була. Чөнки, дәваханәнең медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, дәваханәнең матди-техник базасын яхшырту буенча уздырыла торган чаралар, аерым алганда, керә торган җиһазларның яңа техник мөмкинлекләре халыкка сыйфатлы диагностика һәм дәвалану мөмкинлеге бирәчәк.

Фото: mgazeta.com сайтыннан.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/D-rt-yleg--ya-a-meditsina-i-azlari-391128/
Читайте нас: