Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 август 2020, 17:00

Өстәмә ял кемнәргә тиеш?

Тиешле указны Президент Владимир Путин имзалады.#ВладимирПутин


Русия Президенты Владимир Путин диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне бер эш көненнән азат итү турындагы федераль законга кул куйды. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итте.
Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Документта хезмәткәрнең, әгәр коллектив килешүдә яки локаль норматив актта каралса, медицина оешмасы белешмәсе белән диспансерлаштыру өчен эштән азат ителүне расларга тиешлеге билгеләнә.
Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

Фото: ТАСС
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: