Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 август 2020, 22:34

10 августка кадәр түләп өлгер!

1 сентябрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булган льготникларга ай саен түләнә торган компенсация килми башлаячак.

2020 елның 1 июленнән федераль закон таләпләре нигезендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының компенсациясен исәпләү тәртибе үзгәрде. Ташламалы категориягә керүчеләр (Бөек Ватан сугышы ветераннары; инвалид балалары булган гаиләләр; радиациягә эләгүчеләр; хезмәт ветераннары; тыл хезмәткәрләре; күп балалы гаиләләр) коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең билгеләнгән нормативларына карап, индивидуаль процент мөнәсәбәтендә исәпләнәчәк.
Сентябрьдә акчалата компенсация ала башлау өчен, июльнекен 10 августка кадәр түләп өлгерергә кирәк. Бурычлары калганнар сентябрь аенда акча алуга исәп тота алмый.
Искәртеп үтик, әлеге түләү – торак коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнарны каплау өчен бирелә. Яңача каралган компенсация 2020 елның августында исәпләнәчәк һәм сентябрьдә июль аеннан башланып, киләсе һәр ай саен түләнәчәк.

Фото: Komiinform.ru
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: