Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 август 2020, 15:17

Җир участогы урынына 250 мең сумны ничек юлларга?

Бу көздә үк Башкортстанда шәхси торак төзелешенә бушлай җир участогы алу өчен чиратта торучы өч һәм аннан да күбрәк бала, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә дәгъва итә ала.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Көздән гаиләләр җир участогы, яки 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне сайлый алачаклар.

Күпбалалы булу, яки инвалид бала тәрбияләүдән тыш, сезне мохтаҗ дип тану өчен тагын берничә мөһим шарт бар:

- гаиләнең һәр әгъзасына 12 квадрат метрдан да артык булмаган торак мәйданы туры килергә тиеш;
- сезнең гариза биргән районда өч елдан да ким булмаган вакыт теркәлүдә торуыгыз зарур;
- сез әлегә кадәр участок, торак яки аларны сатып алу өчен (ана капиталыннан тыш) акча алмаган булырга тиеш.

Таләпләргә туры киләсезме? Шулай икән, документларыгызны әзерләгез. Аларны сезнең шәһәр яки район хакимиятенә тапшырырга кирәк.

Районнарда яшәүчеләр участокны бары тик үз районнарында гына, шәһәрдә яшәүчеләр — шәһәр территориясендә һәм күрше районнарда ала. Уфа халкы Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Чишмә районнары территориясендә дә алырга мөмкин.

Ә менә җир алу вакытына бәйле хәл күпкә катлаулырак, чөнки таләпләргә туры килүче участоклар җитми. Шәһәрдә урнашкан барлык җирләрнең дә я милекчеләре бар, яки бу авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр булып тора. Моңа өстәп, аларга барлык коммуникацияләр — су да, электр да, газ да кертелгән булырга тиеш.

Башка төбәкләр тәҗрибәсе күрсәтүенчә, җир участогын акчалата түләүгә алыштыру — ул нәтиҗәле һәм һәр як өчен дә отышлы. Кешеләр сайлау хокукы ала, чөнки бу акчага алар җирне үзләренә ошаган урыннан алырга мөмкин, теләсәләр фатирда тукталалар.

Гаилә советында акча кирәгрәк дигән уртак фикергә киләсез икән, кабат үзегез исәптә торган хакимияткә барырга һәм гариза язарга кирәк булачак. Моны бу елның көзендә, Хөкүмәт тиешле тәртипне раслаганнан соң эшләргә мөмкин булачак.

Программа турында тулырак бүген, 4 августта, 19.00 сәгатьтә БСТ каналында узачак брифингта сөйләячәкләр.

Фото: ajsconsulting.ru
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: