Узган елда Бәләбәй шәһәре кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Биредә агач пирслар һәм амфитеатр, шулай ук комлы пляж барлыкка киләчәк.
Бүгенге көндә конструкцияләр һәм корылмалар демонтажы башкарылган, 90 процентка агач террасалар, комлы пляжлар һәм кече архитектура формаларын төзү эшләре башкарылган. Тышкы яктырту системасын урнаштыру эшләре 40 процентка үтәлгән.
Эшләрне төгәлләүнең беренче даталары - агымдагы елның 1 сентябре. Ачылу датасы агымдагы елның 3 октябрендә планлаштырыла.
Барлык эшләр "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.