Биредә мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү буенча эшчәнлекнең беркайчан да тукталганы булмады. Район бюджетында финанс мөмкинлекләре барлыкка килү белән, алар авыл мәдәният йортларын, клубларны яңартуга юнәлтелде. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәсен бирде, әлбәттә. Соңгы елларда гына, мәсәлән, берничә авыл биләмәсендә мәдәният учаклары яңартылды, аерым төбәкләрдә алар яңа биналарга күчерелеп, социаль-мәдәни үзәк статусын алды.
Шул ук вакытта, төбәктә төзекләндерү таләп ителгән аерым мәдәният учреждениеләре дә бар иде, әлбәттә. Яңа Сәпәш авылы мәдәният йорты — шуларның берсе. Капиталь ремонтлау максатында аны республиканың гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә кертү өчен район һәм мәдәният бүлеге җитәкчелеге зур тырышлык салды. Ниһаять, максатка ирешелде һәм үткән елда биредә күләмле төзелеш эшләре җәелдерелде.
— Бу безнең өчен зур куаныч булды, — ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов. — Яңа Сәпәш мәдәният йорты районда иң абруйлылардан санала, биредә мәдәни тормыш, чын мәгънәсендә, электән кайнап торды. Республика дәрәҗәсендәге байтак чаралар да биредә үтте, алар Әлшәй данын еракларга яңгыратты. Мәдәният йорты бинасын яңарту биредәге хезмәткәрләргә генә түгел, авыл халкына да социаль өлкәдә заманча уңайлыклар тудыруны аңлата бит. Ремонт өчен зур гына средстволар бүленү мәдәният учагына заманча төс биреп, аны халыкның яраткан урынына әйләндерүдә зур адым булып тора.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектына кергән Яңа Сәпәш мәдәният йортын яңарту буенча төзелеш эшләренең 2019 елда башлануын әйтеп үткән идек. Шушы максатта республика бюджетыннан 8 миллион сумнан артык акча бүленгән. Әйтергә кирәк, сметада каралган эш күләме дә шактый зур булып чыга. Миргасыйм Әкимбәтов билгеләвенчә, иске бинаның күп өлеше сүтелеп, стеналары гына калдырыла.
Аңлашыладыр, хәзерге вакытта мәдәният йортын танырлык та түгел – ул тышкы яктан нык күркәмләнеп, заманча төс алган. Үзгәрешләр эчке бизәлештә дә күп, атап әйткәндә, яңа сәхнә, тамашалар залы күз явын алырлык. Моннан тыш, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче үзешчән артистлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Алар мәдәният йортына аяк басу белән күзгә ташлана. Гомумән, яңа бинаның һәр почмагы күмәкләп ял итү урыны сыйфатында җиһазланган. Әйткәндәй, киләчәктә яңартылган мәдәният объектын авыл халкының тулы мәгънәсендә ял итү үзәгенә әверелдерү күздә тотыла. Сүз дә юк, биредә мәдәни чаралардан концертлар, төрле тамашалар да оештырылачак.
— Әмма өстенлекле юнәлеш булып халыкны үзешчән сәнгатькә җәлеп итү кала, — ди бу уңайдан Миргасыйм Факил улы. — Әлеге максатта сәхнә костюмнары сатып алынды, янә дә музыка кораллары һәм аппаратура яңартылды. Мәдәният йортында моңарчы күп кенә иҗади коллективлар эшләп килде. Хәзер инде аларга эшчәнлекне җанландырырга бөтен мөмкинлекләр бар.
Яңа Сәпәш мәдәният йортында төзелеш эшләре күптән тәмамланып, ул рәсми рәвештә ачылуны көтә. Әмма, билгеле сәбәпләр аркасында, бу әлегә кичектерелә. Шуңа карамастан, яңа объектны файдалануга тапшыру республика дәрәҗәсендә дә зур вакыйгага әверелер, дип көтелә.
Ә авыл халкы исә төбәкне бизәгән объекттан бик тә канәгать, чөнки мәдәният йорты күңелле ял итүдән тыш, авылдашларга аралашу, гореф-гадәтләрне саклау һәм яңарту өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Димәк, авылда тулыканлы тормыш дәвам итә.
Бай спорт традицияләренә ия булган Әлшәйдә бу өлкә объектлары да күп кенә. Атап әйткәндә, кышкы спорт төрләреннән шайбалы хоккей өстенлекле үстерелүгә бәйле, районның һәр авыл биләмәсендә боз мәйданчыклары булдырылды һәм алар нәтиҗәле эшләп килә. Моннан тыш, район үзәге Раевкада төбәк һәм республика дәрәҗәсендәге бәйгеләр оештыру максатында “Лачын” спорт-боз сарае төзелде. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге объектлар Әлшәйне республикада киң билгеле спорт үзәгенә әверелдерү максатына үзенең лаеклы өлешен кертә.
Ә инде йөзү бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү үзәге төзелү районның спорт тормышында гаять әһәмиятле вакыйга саналырга хаклы. Гомумдәүләт проекты кысаларында күтәрелүче объектның нигез ташы да үткән елда салынган иде.
Социаль өлкәгә караган объектлар арасында ул капитал салулар бәясе буенча иң эреләрдән санала һәм бу яктан караганда аңа моңарчы тиңнәр аз булды, дип билгеләргә мөмкин. Әйтергә кирәк, гомум бәясе 140 миллион сум тәшкил иткән объект гаять кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп салынуы белән аерылып тора. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтү мөһим: төзелеш барышын пандемия тудырган уңайсызлыклар да тоткарлый алмады.
Тоташ алганда, гомумдәүләт проекты объекты җәй башына ук әзер иде инде. Хәзерге чорда исә бизәкләү эшләре һәм җиһазлар урнаштыру, оештыру мәсьәләләрен хәл итү бара.
Сүз дә юк, физкультура- спорт комплексының иң мөһим һәм саллы объекты – йөзү бассейны. Бассейнда берничә йөзү юлы булдырылган, биредә шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар бар. Комплекста янә дә берничә зал исәпләнә, алар баскетбол, волейбол, футбол кебек спорт уеннарына тәгаенләнгән. Заманча объектта көнкүреш мәсьәләләре дә тулысынча хәл ителеп, спорт ярышларында катнашучыларга да, шулай ук тамашачыларга да уңайлы шартлар тудырылуын да билгеләү мөһим. Бу җәһәттән физкультура-сәламәтләндерү үзәге район халкы күңеленә бик хуш килде. Әйткәндәй, яңа социаль объектка исем бирүдә тоташы белән дип әйтерлек район халкы да катнашты. “Виктория” атамасы алган спорт комплексы төбәк халкына хезмәт итәчәк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.