Балалар бакчасы төзелеше узган елның августында башланган иде. Объектны агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру, җиһазларның ярашлылыгы турында бәяләмә алу өчен комплекслы тикшерү үткәрүне һәм территорияне төзекләндерүне төгәлләү планлаштырыла.
Бүгенге көнгә төзүчеләр тарафыннан эшләрнең күп өлеше башкарылган инде. Бинаның фасадын бизәү төгәлләнеп килә. Эчке бизәкләү эшләре алып барыла, инженерлык челтәрләре сузыла.
Бинаның гомум мәйданы - 3 мең квадрат метр тирәсе. Яңа мәктәпкәчә учреждение 8 төркемгә исәпләнгән.
Быел Башкортстанда «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.