Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 август 2020, 12:00

Күпбалалы гаиләләргә җир участогы урынына 250 мең сумны ничек юлларга?

Бу көздә үк Башкортстанда шәхси торак төзелешенә бушлай җир участогы алу өчен чиратта торучы өч һәм аннан да күбрәк бала, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә дәгъва итә ала. Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская җиткерде. Түбәндә моны ничек юлларга кирәклеген аңлатабыз.

Исәпкә басабыз

Күпбалалы булу яки инвалид бала тәрбияләүдән тыш, сезне мохтаҗ дип тану өчен тагын берничә мөһим шарт бар:
– гаиләнең һәр әгъзасына 12 квадрат метрдан да артык булмаган торак мәйданы туры килергә тиеш;
– сезнең гариза биргән районда өч елдан да ким булмаган вакыт теркәлүдә торуыгыз зарур;
– сез әлегә кадәр участок, торак яки аларны сатып алу өчен (ана капиталыннан тыш) акча алмаган булырга тиеш.
Таләпләргә туры киләсезме? Шулай икән, документларыгызны әзерләгез. Аларны сезнең шәһәр яки район хакимиятенә тапшырырга кирәк. Болар:
– шәхесне раслаучы документлар күчермәләре: ата-аналар һәм 14 яшьтән өлкәнрәк балаларның паспортлары, туу турында таныклыклары;
– никах турында таныклык күчермәсе (булган очракта);
– опека органнарыннан гражданның ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителмәве турында белешмә;
– баланың инвалид булуын раслаучы дәүләт медик-социаль экспертиза хезмәте документлары (булган очракта).
Калган документларны дәүләт хезмәткәрләре тиешле ведомстволардан үзаллы соратып ала. Барлык критерийлар буенча да үтәсез икән, сезне 30 көн эчендә җир участогы бирүгә исәпкә куячаклар.

Участок кайдан һәм кайчан биреләчәк?

Районнарда яшәүчеләр участокны бары тик үз районнарында гына, шәһәрдә яшәүчеләр – шәһәр терри­ториясендә һәм күрше районнарда ала. Уфа халкы Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Чишмә районнары территориясендә дә алырга мөмкин.

Мәсәлән, әгәр сез:
– Белорет районында яшисез икән – участокны анда гына ала аласыз;
– туганнан бирле Уфада яшисез һәм участокка хокукыгыз бар икән – сезгә аны югарыдагы исемлек буенча бер районда бирергә тиешләр (ләкин документларны Уфада тапшырырга кирәк);
– Моңа кадәр Нефтекамада яшәгәнсез һәм Уфада 2020 елның 1 гыйнварында гына теркәлгәнсез икән – участокка яки түләүләргә хокукны 2023 елдан гына алачаксыз.

Менә тагын сез белергә тиешле өч мөһим юридик нечкәлек:
– Әгәр сез берничә категориягә туры киләсез икән (мәсәлән, күпбалалы да, 35 яшькә кадәр яшь гаилә дә), җирне сезнең сайлавыгыз буенча аларның берсе буенча гына бирәчәкләр.
– Участок гаиләнең барлык әгъзаларының да тигез өлешләрдә милке булырга тиеш. Балаларыгыз балигъ булгач, үз гаиләләрен коргач, алар инде әти-әни буларак участок ала алачак.
– Әгәр сез үз чиратыгызны көткәндә, бер яки берничә балагызга 18 яшь тула икән, зарар юк. Иң мөһиме, алар гариза бирү вакытына балигъ булмаган булырга тиеш.
Ә менә җир алу вакытына бәйле хәл күпкә катлаулырак, чөнки таләпләргә туры килүче участоклар җитми. Шәһәрдә урнашкан барлык җирләрнең дә я милекчеләре бар, яки бу авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр булып тора. Моңа өстәп, аларга барлык коммуникацияләр — су да, электр та, газ да кертелгән булырга тиеш.
Республиканың тугыз районы гына чиратны тулысынча яба алган. Аеруча Уфада хәл катлаулы кала: участок, нигездә, мөрәҗәгать иткән һәр бишенче гаиләгә генә бирелә. Республика буенча барлыгы 16 меңнән артык гаилә үз чиратын көтә. Күпләргә чиратын алты-җиде ел көтәргә туры килә.
Башка төбәкләр тәҗрибәсе күрсәтүенчә, җир участогын акчалата түләүгә алыштыру — ул нәтиҗәле һәм һәр як өчен дә отышлы. Кешеләр сайлау хокукы ала, чөнки бу акчага алар җирне үзләренә ошаган урыннан алырга мөмкин, теләсәләр фатирда тукталалар.

Акчаны нәрсәгә тотынырга?

Гаилә советында акча кирәгрәк дигән уртак фикергә киләсез икән, кабат үзегез исәптә торган хакимияткә барырга һәм гариза язарга кирәк булачак. Моны бу елның көзендә, Хөкүмәт тиешле тәртипне раслаганнан соң эшләргә мөмкин булачак.
Әлегә программа тест режимында эшләячәк, аңа акча күп бүленмәячәк, әмма киләсе елдан аның күләмен арттырачаклар. Әле булган чиратны ябу өчен генә дә дүрт миллиард сумнан артык акча кирәклеген исәпләү кыен түгел.
Гариза биргән көнне акча көтмәгез. Һәр шәһәр һәм районның, чираттагы кешеләр санына ярашлы, еллык үз лимиты булачак.
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская белдерүенчә, акча кулга бирелмәячәк! Сез исемле таныклык алачаксыз, аны түбәндәгечә файдаланырга мөмкин:
– фатир, бүлмә, шәхси йорт (шул исәптән төзелеп килүче) сатып алу өчен взнос буларак файдаланырга;
– аны йорт төзелешенә юнәл­тергә;
– ипотеканы түләргә;
– аның ярдәмендә җир участогы сатып алырга.
Шул ук вакытта сез сатып алачак йорт яки фатир мотлак республика территориясендә булырга тиеш. Бу акчаларны кушып Мәскәү янында яки Кара диңгез ярында йорт сатып алырга ярамый.
Тагын бер мөһим нечкәлек: җир алыргамы, акчамы – сез генә хәл итәсез. Тегесен яки монысын сайларга сезне беркем дә мәҗбүр итә алмый. Әгәр сез участок мөһимрәк, дип табасыз икән, муниципалитет сезгә аны бүлеп бирәчәк. Әмма чират кайчан җитәр.
Читайте нас: