Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 август 2020, 12:35

Өстенә 10 тонна ашлык ишелеп төшкән

Бу хәл Татарстанның Арча районында килеп чыккан.

Ындыр табагында эшләүче 50 яшьлек ир фаҗигале рәвештә һәлак булган. Киптерү базасында аның өстенә хезмәттәшләре 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, аның чокырга төшүен берсе дә күрмәгән. Билгеле булуынча, хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ирнең юклыгын күреп алганнар. Арыш астында калган кеше үзаллы чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган. Шунда һәлак булган.
Эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ural-meridian.ru
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: