Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 август 2020, 13:35

Башкортстан – пилот төбәк

Стратегик башлангычлар агентлыгы Башкортстанда Милли социаль башлангычларны башлап җибәрә. Бу хакта Стратегик башлангычлар агентлыгы башлыгы Светлана Чупшева хәбәр итте.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

“Бер ел элек без монда коммерцияле булмаган сектор вәкилләре, социаль эшкуарлар белән очраштык. Бүген шул ук залда без милли социаль башлангычларны эшләтеп җибәрәбез”, - диде ул “Урал аръягы-2020” Бөтенрусия инвестицион сабантуенда.
Проект кысаларында Стратегик башлангычлар агентлыгы кешеләрнең ихтыяҗларын ачыклау һәм катлаулы тормыш хәлендә аларга нәтиҗәле комплекслы ярдәм оештыру өчен төбәк ведомстволары, коммерциягә карамаган сектор белән хезмәттәшлек итәчәк.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы башлангычларны сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль ярдәм өлкәләрендә биш пилот төбәктә эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип аңлатты Светлана Чупшева. Пилот төбәкләр исемлегенә Түбән Новгород, Калининград, Кемерово һәм Новгород өлкәләре, Башкортстан Республикасы кергән.
Фото: ТАСС.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bashkortstan--pilot-t-b-k-422120/
Читайте нас: