Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 август 2020, 13:20

“Ел гаиләсе”ндә җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар!

Быел бишенче тапкыр узган “Ел гаиләсе” конкурсының оештыру комитеты 89 җиңүчене билгеләде.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Быел конкурс биш номинация буенча узды: “Гаилә - традицияләрне саклаучы”, “Күпбалалы гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Яшь гаилә” һәм “Алтын гаилә”.
Экспертлар гаилә портфолиосын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуын бәяләде. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелүче конкурста барлыгы 3 мең тирәсе гаилә катнашты. Һәр номинациядә берничә җиңүче билгеләнде.
Мисал өчен, Белгород өлкәсеннән алты ул тәрбияләүче Мартынова-Ступаковларның күпбалалы гаиләсе Интернет челтәрендә үз блогын алып бара. Төмән өлкәсеннән яшь Чаюннар гаиләсе 7 буын шәҗәрәсен ясаган. Башкортстаннан Шәйхисламовларның алтын гаиләсе - чирәм җир күтәрүчеләр, Томск өлкәсеннән Юрьевлар гаиләсе -- Бөек Ватан сугышы ветераннары, бергә 70 ел гомер кичерә.
Конкурсның барлык җиңүчеләренең исемнәре Балаларга ярдәм итү фонды сайтында бастырылган.
Фото: ТАСС.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/El-gail-se-nd--i-chel-r-arasinda-beznekel-r-d-bar-422118/
Читайте нас: