Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 август 2020, 01:14

Бурычың булса, компенсация юк

Башкортстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына компенсация бирү тәртибе үзгәрде.


2020 елның 1 июленнән Башкортстанда ташламалы категория гражданнар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр, хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре, күпбалалы гаиләләр өчен торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү тәртибе үзгәрде.

24 августта узган атналык оператив киңәшмәдә вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләгәнчә, документ федераль закон таләпләренә туры китереп төзәтелгән.

Яңа тәртип буенча компенсация күләме торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең факттагы исәпләүләреннән чыгып исәпләнәчәк.

Бу үзгәреш аның күләмен исәпләү өчен кирәкле белешмәләрне ай саен актуальләштерүне күздә тота. Әлеге эш кысаларында Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Адреслы социаль ярдәм» һәм «Торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән мәгълүмати хезмәттәшлек порталы» мәгълүмат системалары ярдәмендә торак-коммуналь хаклар өчен түләүне исәпләүне гамәлгә ашыручы оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәк. Түләүне ике айдан соң гына бирәчәкләр. Әйтик, 2020 елның июль ае өчен фактик чыгымнар буенча компенсацияне 2020 елның сентябрендә түләячәкләр.

Тагын бер яңалык: әлеге компенсация торак-коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә түләү буенча бурычлар булмаганда гына биреләчәк.

– Муниципалитетларның игътибарын шуңа юнәлтәм: халыкка компенсация алу өчен законнарның яңа таләпләре турында аңлатырга кирәк, - диде Ленара Иванова. – Безнең мәгълүматлар буенча, республикада 92 мең ташламадан файдаланучы кешенең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычы бар.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә бу эшне яңа таләпләрне тормышка ашыруга ярдәм итү һәм ташламалы категориядәге кешеләргә ярдәм итү өчен контрольгә алырга кушты.

Фото: "Глава РБ"
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Burichi-bulsa-kompensatsiya-yuk-424806/
Читайте нас: