Тәтешле хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 август 2020, 17:08
Кайчан җылылык бирәләр?
Башкала мэриясендә шәһәрнең социаль учреждениеләренә кайчан җылы бирәчәкләре турында хәбәр иттеләр.
Өлфәт Мостафин сүзләре буенча, быел коронавирус пандемиясе һәм сезонлы кискен респиратор авырулар таралу аркасында сентябрь урталарында ук җылы бирергә мөмкиннәр.
“15 сентябрьгә җылылык бирер өчен бар да әзер булырга тиеш. Беренче чиратта социаль учреждениеләр тора, әлбәттә. Аннары һава торышы нинди булуы да мөһим”, – диде хакимият башлыгы. Ул шулай ук кайсыбер медицина учреждениеләре урнашкан торак йортларны контрольгә алырга йөкләмә бирде. Бу йортларга җылылык сроктан алда килергә тиеш.
Оператив киңәшмә барышында шәһәр башлыгы ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Эссе су белән бәйле мәсьәләне исләренә төшерде ул.
“Пандемия белән бәйле ремонт эшләре срокларын күчүен аңлыйм, әмма 1 сентябрьгә барлык торак йортларда һәм белем бирү учреждениеләрендә эссе су булырга тиеш. Эшне көчәйтегез”, – диде Өлфәт Мансур улы.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: haib-vestnik.rbsmi.ru
Читайте нас: