Ил Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында республиканың кайбер оешмалары декрет ялындагы хатын-кызларга өстәмә белем бирүгә яисә квалификацияләрен күтәрүгә субсидияләр алырга мөмкин.
Проектта катнашу өчен эш бирүчегә программа шартлары белән танышып, мәшгульлек үзәкләренә кирәкле барлык документларны тапшырыру мотлак.
Якындагы 5 елда проект ярдәмендә республикадагы 1300 тирәсе декрет ялындагы хатын-кыз өстәмә белем алачак. Ел саен бу максатларга 74,1 миллион сум акча бүленәчәк, шуның 72,6 миллион сумы — федераль бюджет акчасы, калган 1,5 миллион сумы — республика бюджетыннан.