11 сентябрьдә Уфада “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының — “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен округ ярымфиналы ачыла. Конкурс “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның 25 августында республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә Мәгарифне үстерү институты базасында “Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе округы ярымфиналын үткәрү турында боерыкка кул куйды. Чара, яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралуга юл куймау максатында, гамәлдәге барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп узачак.
Ярымфиналны ачу тантанасында катнашу өчен Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров һәм “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры урынбасары Владислав Даванков чакырылганнар.
Идел буе федераль округыннан конкурска 6724 гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 54 команда чакыру алган, алар дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Идел буе федераль округының ярымфиналында Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан —9ар, Ырынбур өлкәсеннән — 8, Пермь краеннан — 7, Самара өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасыннан — 5әр, Башкортстаннан — 3, Пенза өлкәсеннән һәм Мордовия Республикасыннан 2шәр укытучылар командасы, шулай ук Марий Эл Республикасыннан, Саратов өлкәсеннән, Удмуртия Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 1әр команда катнашачак.
Конкурс сынаулары 3 көн дәвамында узачак, алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнгән. Ярымфиналчылар командалары өчен, конкурс сынауларыннан тыш, очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре оештырылачак.
“Конкурсның ярымфинал этабы барлык федераль округларда да 8 масштаблы чараны үз эченә ала. Уфада һәм Мәскәүдә соңгы ике ярымфинал эпидемиологик хәл катлаулы булуга бәйле рәвештә күчерелде, әмма инде хәзер үк үткәрү даталары билгеле: 11-13 сентябрьдә Уфада һәм 25-27 сентябрьдә Мәскәүдә узачак.
Конкурсның ярымфинал этабына барлыгы 1200дән артык катнашучы кертелгән иде. Финалга 300 конкурсант — 100 команда чыгачак. Шул ук вакытта, инде хәзер үк дистанцион этапны уңышлы узган барлык катнашучылар өчен электрон китапханәләр һәм вебинарларга керү мөмкинлеге ачылды, ә финалчыларны һөнәри осталыкны камилләштерү программасы көтә”, — ди “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры урынбасары Владислав Даванков.