Анда аңлатуларынча, гаиләне ярлылыктан чыгару өчен балаларга айлык пособие җитәрлек булмаган, ягъни җан башына туры килгән керем барыбер яшәү минимумыннан түбәнрәк калган. Шуңа күрә министрлык 2021 елда пособие күләмен дифференциацияләү мөмкинлеген максатка ярашлы дип саный.
Ел башында Президент Федераль җыелышка Юлламасында әйткәнчә, әгәр гаиләләрне ярлылыктан чыгару өчен яңа түләүләр җитмәсә, киләсе елдан пособиеләр күләмен яшәү минимумына кадәр, ягъни хәзерге суммадан ике тапкыр арттырырга мөмкин.
Бу эшләр ил Президентының «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылачак.