РФ Хөкүмәте боерыгы белән, өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә, балаларга 3 яшь тулганга кадәр ай саен түләнә торган акчалата пособиене тормышка ашыру максатына, субсидияләр күләмен бүлү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Шул максатка республикага өстәмә рәвештә федераль казнадан 818,7 миллион сум акча бүленде.