Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 ноябрь 2020, 16:40

Белем кояшы икәнсең, кадерле укытучы

Алтынга манчылып утырган агачларны иркәләп, ак томан күтәрелә. Яңа туган иртәдән ләззәт алып, дөнья күзләрен ача. Көзнең чагу мизгеле. Җиргә түшәлгән алтын яфракларны аяк астында кыштырдатып, балалар мәктәпкә ашыга. Шул ук таныш сукмактан менә инде ничәнче ел Луиза Мәдхәт кызы да яраткан укучылары, коллегалары, икенче йортына әйләнгән мәктәбенә атлый. Һәр эш көне аңа яңа тәэссоратлар, күңелле аралашулар, бетмәс-төкәнмәс эш мәшәкате алып килә.

Ә бит Луиза Бәсимова бүгенгедәй хәтерли: Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечне Нефтекаманың 10нчы санлы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Иң беренче дәресенә кыңгырау шалтырый. 11нче кадетлар сыйныфына берчә дулкынлану, берчә горурлык белән керә ул. 28 егет каршында яшь, чибәр укытучы каушап калмый. Болай гына да түгел, 11нчеләрнең сыйныф җитәкчесе дә итеп тәгаенлиләр әле үзен. Шул елларда бит тәҗрибә генә тупланып калмаган, ә һәр укучыны аңлау, уңай һәм кире якларын кабул итү, сәләтләрен күреп, аны үстерү, ягъни чын шәхес ясау серләренә төшенелгән.
Бүген инде Луиза Бәсимова Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укучыларына химия серләрен төшендерә. Кайчандыр тормышның, табигатьнең үзе кебек кызык та, катлаулы да булган биология һәм химия фәнен сайлап ялгышмаган ул. Дәресләрдә күрсәткән тәҗрибәләр, процессларны күзәтү иң сүлпән укучыда да кызыксыну уятырга сәләтле. Дәресләрдән тыш укучы егет һәм кызлар белән күпме эзләнү эшләре башкарыла.
– Яшь буын белән аралашу мине чиксез бәхетле ясый. Без генә түгел, алар да безне өйрәтә: заман яңалыклары белән уртаклаша, хәзерге буынны ни борчыганын төшендерә. Менә шулай без алар белән сердәшкә әйләнәбез. Гомумән, укытучы белән укучы арасында ниндидер киртәләр булырга тиеш түгел. Без балаларны фән укытып кына түгел, һәр сүзебез, хәрәкәтебез, үз-үзебезне тотышыбыз белән тәрбиялибез. Үзеңне остаз, тәрбияче буларак кемгәдер кирәкле итеп тою, укытучының төп үзенчәлегедер, – ди Луиза Мәдхәт кызы.
Укытучы эше мәктәп ишеген ябу белән генә тәмамланмый әле – ул өйдә дә дәвам итә. Аңлап торабыз, укытучының шәхси вакыты аз кала. Укучыларына биргән кадәр игътибарны гаиләсенә бирә дә алмыйдыр. Олимпиада, конкурс, эзләнү эшләре – болар аз вакыт таләп итми. Әмма үкенеп эш бармый. Луиза Мәдхәт кызы үзен укытучылык эшенә тулысынча бирә: көчен дә, вакытын да кызганмый.
Кызганычка каршы, агымдагы елда укытучылар да зур сынау алдында калды. Дистанцион уку хакында Луиза Бәсимова үз фикерен җиткерде һәм ул бик күп укытучы фикере белән тиңдәш:
– Онлайн дәресне никадәр генә сыйфатлы итеп оештырма, ул тере әңгәмәне алыштыра алмый. Дәрес саен тәҗрибә күрсәтергә кирәк булган химия фәне аеруча катлау­лы булды. Без яңа уку елына чын мәгънәсендә укучылар белән бер-беребезне сагынып килдек. Укучыны экран аркылы гына контрольдә 100 процент тотып булмый. Бу чорда күп нәрсә укучының укуга булган шәхси мөнәсәбәтеннән торды.
Луиза Мәдхәт кызының бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Һәр бала ачылмаган чәчәк. Аның сәләтен тоемлау, ачу һәм үстерү – укытучы бурычы. Укучының укуда ничек өлгергәненә карамый, һәрберсенә шәхес буларак хөрмәт белән багу, аларга «Сез» дип мөрәҗәгать итү, фәнеңне һәм эшеңне ярату – менә нәрсә Луиза Мәдхәт кызының кредосы.
Соңгы елларда укытучыларның абруе төште дигән фикерләр ишетелә башлады. Күңел бу фикерне кабул итми. Кешелекне аң-белемле иткән, яктыга һәм яхшылыкка әйдәгән мәңгелек һөнәр ияләре җәмгыять, дәүләт тарафыннан һәрвакыт яклаулы булсын иде.
Әйе, хәзерге замана укытучысы булу җиңел түгел. Менә тагын бер эш көне артта калды. Бүген ялгыш кына укучысының күңелен төшермәдеме, лаеклы билге куйдымы, яңа темага төшендерәлдеме – Луиза Мәдхәт кызы башында мең сораулар кайный. Ул аңлый: нинди фән укытуы да , тәҗрибәң дә мөһим түгел, иң әһәмиятлесе: бала янында аны чиксез хөрмәт иткән, аңлаган кешесе – укытучысы булсын.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: