Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 ноябрь 2020, 11:43

Авылым-авылкаем

Удмурт авыллары арасында Вязовка аерым бер урын били. Монда ата-бабалар истәлеге, гореф-гадәтләр, йолалар бик кадерләп саклана, яшь буынга шушы юнәлештә зур тәрбия бирелә. Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасыннан тыш, биредә Фәнил Нуриәхмәтов җитәкләгән мәдәният йортының эше гел мактаулы булды. Һәм бу әле дә шулай. Ә иң мөһиме: балалар белән эшләүгә игътибар зур монда: җыр-бию серләрен үз иткән балалар арасында сәнгать училищеларында, академияләрендә белем алучылар байтак. Марита Васильева җитәкләгән авыл китапханәсе дә бар яклап та мактауга лаек.

20 ел шушы авылда бригадир булып эшләүче, староста, авыл Советы депутаты Фәнис Вәлинуров белән әңгәмәләшәбез.
– Авылыбызда 170 йортта 516 кеше яши, шуларның 117се – яшьләр. Пенсионерлар саны –117, эш көчендәгеләр – 241. Вахта ысулы белән эшләүчеләр күп, әлбәттә, әмма авылны ташлап читкә чыгып китүчеләр бармак белән генә санарлык. Мал-туар асрыйлар, берничә гаилә бал кортлары үрчетү белән мәшгуль. Венерит Биктимеровның питомнигы күпләргә билгеле. Җиләк-җимеш агачларының районлаштырылган сортларын сатып алу өчен бар тирә-яктан киләләр аңа.
2022 елда авылыбызга 100 ел тулачак. Юбилейга әзерлек эшләре башланды да инде: узган елда да, быел да күп кенә агач үсентеләре утыртылды. Клуб хезмәткәрләре белән берлектә музей оештырырга ниятлибез. Авылыбызның төзеклеге, ямьлелеге халкыбызның эшчән, тырыш булуыннан да килә. Әлбәттә, борчуга салган проблемалар да юк түгел. Безнең ата-бабаларыбыз мал җанлы булып, мал-туар тоткан, балаларын шуның белән эшчән булырга өйрәткән. Бүген, кызганыч, яшь гаиләләр арасында андыйлар кимеп бара. Зур ихаталарын буш тотып, кибеттән генә сатып алучылар саны арта. Аның сыйфаты нинди, анысы турында уйлап тормыйлар.
Шөкер, социаль объектларыбыз җитәрлек. Тик менә балалар бакчасының гына искергән булуы күңелне кыра. Ул 25 урынга исәпләнгән, әмма сабыйларын йөртергә теләүчеләр күбрәк. Яңасы төзелсә, теләгән һәр ата-анага сабыен илтәр урын булыр иде.
Әлеге көндә авылда башлангыч мәктәп эшли. Безнең теләгебез – киләчәктә ул бетмәсен, яшәсен иде, белем учагы ул авылны саклаучы тотка да бит әле, – диде ул.
Әйе, авыл өчен җан атып торучыларның берсе ул Фәнис абый Вәлинуров. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче буларак, ул аның тын алышын да яхшы белә, һәр мәгълүматны яттан белеп сөйли. Һәр сүзендә – туган авылы, авылдашлары белән чиксез горурлану хисләре. Кече ватанының чын патриоты дип нәкъ шундыйларга әйтелә дә инде.
Читайте нас: