Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 ноябрь 2020, 14:11

Бизнес башлаучылар өчен түләүсез ярдәм

Башкортстанда "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм " гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Республикада программа кысаларында 23 ноябрьдән үз эшен ачарга теләгән эшкуарларга түләүсез ярдәм старт алды: белгечләр эшкуарлык осталыгының барлык нечкәлекләрен сөйләячәк.

Бушлай белем бирү программасы үз эшен башларга җыенучыларга яки турыдан-туры стартта торучыларга билгеләнгән. Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, укыту «Эшлекле мохит» порталы һәм төбәкнең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган. Программаның спикерлары - тотрыклы бизнес төзү тәҗрибәсе булган гамәлдәге федераль эшкуарлар.

Яңа эш башлаучы эшкуарлар бизнес-урынын сайлый һәм үз эшен башлый, продукт булдырырга һәм аны сатарга, инвестицияләр җәлеп итү өчен бизнес-план әзерләргә, рекламага һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнә.

Укудан соң программада катнашучылар сертификатлар, ә иң активлары — "Эшлекле мохит"тән бүләкләр алачак.

Фото: Башньюс
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Biznes-bashlauchilar-chen-t-l-sez-yard-m-562992/
Читайте нас