Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 апрель , 15:03

Иңнәрдә канатлар булсын

Ривал Ринат улы  реабилитация бүлегенә «Өмет фәрештәсе» сынын бүләк итте

Иңнәрдә канатлар булсын
Иңнәрдә канатлар булсын

Иңнәрдә канатлар булсын…

Социаль мохит

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Узган шимбә Тәтешле реа­билитация бүлеге гөрләп торды. Иртә таңнан бәлеш, шәңгәләр пешеп чыкты, самавырлар кайнады,  бирегә мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар килде. Тешне сындырырлык салкын җил исеп торса да, бу көннән һәрберсе ниндидер могҗиза өмет итә иде. Дулкынланып көткән кунак­лар да озакламый, җиңел автомобильләрендә капкадан узды. 

Аскын-Тәтешле автопробегы почетлы мәйданны әйләнеп чыккач, балаларны утыртып, тагын бер кат әйләнде. Бу чара Аскын мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Ривал Ринат улы Сәлимов тәкъдиме белән оештырылды. Һәм ике район халкының  хәйрия акчалары белән сенсор бүлмәсенә җиһазлар сатып алынды. Рамазан аенда үткән саваплы чарада ике күрше районның башлыклары Фәнүр Шәйхисламов һәм Динис Йосыпов катнашуы бәйрәмгә тагын да мәртәбә өстәде.

«Тышта салкын булса да безнең күңелләрдә җылылык һәм яктылык хакимлек итә.  Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм  кулы сузу – безнең уртак бурычыбыз.  Балалар бар җирдә дә ярдәмгә мохтаҗ, уртак хыялларыбыз тормышка ашсын, уртак эшләребез бәрәкәтле булсын», – диде килгән кунагыбыз Ривал Сәлимов.

 Кайчандыр үзе дә шушы системада эшләгән кеше буларак, аның бөтен нечкәлекләрен белә ул. Биредә ярдәмгә мохтаҗ  балаларны күрү күңелләрне нечкәртә, монда бөтенләй икенче дөнья, эчкерсезлек, чисталык, балаларның шат елмаюлары, ихласлыклары үзеңне дә шулай тоярга мәҗбүр итә. Балалар белән бергә  район хакимияте башлыгы Фәнүр Рәфис улының да машинага үз рәсемен төшерүе нәкъ шуны аңлата.

Кунакка килгән Аскын районы автомобильләренә язылган исемнәр, чагу төсләр белән Тәтешле һәм Аскынга булган мәхәббәтләрен аңлатып ясалган рәсемнәр дә халкыбызның бердәмлеген,  дөньябызның иминлеген  күрсәтә.  Аскын район китапханәсе хезмәткәрләре балаларга «Серле урман»  исемле курчак театры әзерләп килгән. Балалар белән бергә алар әкият дөньясына сәяхәт кылды.

Бүген реабилитация бүлеге филиалында  барлыгы 24 бала тәрбияләнә. Алар 21 көн дәвамында кирәкле тәрбия һәм дәвалау процедуралары кабул итә.  Бүлек начальнигы Айгөл Әхмәтҗанова кунакларны дәвалау ысуллары  белән таныштырып үтте. Биредәге балалар барсы да ышанычлы кулларда. Хезмәткәрләр үз эшләрен яхшы белгән, югары белемле, югары категорияле белгечләр.  

Ә бәйрәмнең кульминациясе – сенсор бүлмәсе булдыру тантанасы булды. Әлеге бүлмәне ачу турындагы сүзне 2022 елда кузгатканнар иде. Хыяллары тормышка ашты тәтешлелеләрнең. Бу, чыннан да, могҗизалы бүлмә. Арыганда, борчылганда, нервыларың какшаганда, ярсыганда, нәрсәдән булса да курыккан чакта биредә тынычлык табасың. Үзәк нерв системасын һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалауга исәпләнә, үсеше тоткарланган балаларны дәвалауда уңай йогынты ясый. Балаларның рухи һәм социаль үсешләрендә мөһим урын алачак ул. Бүлмәдә «Саундбим» аппараты, массажлы бассейн, яктылык һәм сенсорлы панельләр урнаштырылган, массаж өчен ясалган махсус коверлар җәелгән, утырып ял итәр өчен пуфиклар куелган.

 Күмәк экскурсиядән соң, фикер алышулар булды. Традиция буенча үткән көнгә нәтиҗә ясалды. Айгөл Вәзир кызы  бу чараны оештыруда булышкан волонтерлар Арлеан  Габделхаков, Илүзә Хуҗина һәм Гөлназ Глимҗановага рәхмәт хатлары тапшырды. Ривал Ринат улы  реабилитация бүлегенә «Өмет фәрештәсе» сынын бүләк итте. Йомгаклау сүзен хакимият башлыгы Фәнүр Шәйхисламов җиткерде. Район үзәгендә заманча итеп төзелгән бинада, барлык уңайлыклары булдырылган бүлмәләрдә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләргә, шушы автопробегны оештыручы Аскын районы командасына зур рәхмәт әйтеп,  Изге Рамазан аенда кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, дигән теләк белдерде.

Чарада шулай ук Нефтекама реабилитация бүлеге начальнигы Зилә Гәрәева, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова, район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Әхмәтов һәм мәдәният хезмәткәрләре  катнашты.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: