Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 гыйнвар , 14:46

«Әнием, хәлләрем әйбәт. Борчылма!»

Уллары махсус хәрби операциядә булган ата-аналар көн дими, төн дими, газизләреннән хәбәр көтеп яши. Шушы кыска гына сүзләр аналар күңеленә өмет һәм җылылык өрә.

«Әнием, хәлләрем әйбәт. Борчылма!»
«Әнием, хәлләрем әйбәт. Борчылма!»

Уллары махсус хәрби операциядә булган ата-аналар көн дими, төн дими, газизләреннән хәбәр көтеп яши. Шушы кыска гына сүзләр аналар күңеленә өмет һәм җылылык өрә.

Әйе, илебезгә данлыклы, дош­манга каршы торырдай, туган илен яклардай ир-егетләр үстергән әниләр белән горурланабыз. Мәкалә героем Кальтәү авылында гомер итүче Әнифә Бәхтегәрәй кызы Фәсәхетдинова да ике балага гомер биргән ана. Тормыш иптәше Назиф белән кызлары Лиана һәм уллары Дениска төпле һәм ныклы тәрбия биреп үстерә алар.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Лиана әнисе кебек аш-су остасы булса, Денис исә әтисе кебек спорт белән шөгыльләнеп, кече яшьтән үзен хәрби хезмәткә әзерли. Нефтекамада машиналар төзү техникумында һөнәр алгач, армия сафларына баса ул. Һәм шунда ук контракт буенча хезмәт итәргә кала. Улының шундый җаваплы адымга баруы Әнифәне берьяклап борчуга салса, икенче яктан ул сүзендә нык торган улы белән горурлана. «Махсус хәрби операция башланганчы ул күп тапкырлар кызу нокталарда булган иде инде. Һәм шушы сугышны ул алгы сызыкта каршылады. Әмма беркайчан да авырлыкка зарланмый, куркыныч килгәндә югалып калмый. Күрсәткән батырлыклары өчен офицер улыбыз «Жуков», «За боевые заслуги», «За ратную доблесть», «За службу на Северном Кавказе» медальләре белән бүләкләнде. Нинди генә хәлләрдә булса да: «Әни син борчылма, әйбәтбез», – дип җавап бирә ул. Үткән Яңа елда видеоэлемтә аша сөйләштек: блиндажда яңа ел каршылыйлар, каяндыр бер чыршы ботагы тапканнар, аңа бер апельсин элеп куйганнар. Без монда нәрсә ашарга да белми сайланып ятабыз…. Барсы да йөрәк астында йөртеп күз карасыдай кадерләп үстергән балалар бит. Назиф белән сөйләшеп утырабыз да, бер-беребезгә сиздермәскә тырышсак та икебезнең дә күзләр мөлдерәмә яшьләр белән тула. Ярый әле янымда ул бар, авыр чакта кирәкле сүзен таба, юата. Тормыш юлыннан 38 ел бергә атлыйбыз, булганына шөкер итеп яшибез. Безнең яшьлек иң матур, иң тыныч елларга туры килде. Шулган мәктәбендә укыганда Украинага экскурсиягә бардык. Дөнья күреп, күп кенә шәһәрләрдә йөрдек. Еллар үткәч болай булырын кем белгән? Уфа китапханәчеләр техникумына укырга кергәч, җәйге каникулларда Әстерханга җиләк-җимеш җыярга киттек. Күңелле студент чакларын сагынып сөйләргә генә калды», – дип сөйләп үтте Әнифә ханым.

Кулына диплом алган яшь белгечне Кальтәү авылы китапханәсенә китапханәче итеп билгелиләр. Үз районына кайтканына шатланып җиң сызганып эшкә тотына ул. Китапханәдә ул елларда шулкадәр китап укучылар күп була, утырырга урын да калмый. Китапханәчеләргә урып-җыю чорында колхозга ярдәм йөзеннән яшел масса, яфрак хәзерләү, чөгендер эшкәртү, бәрәңге алу кебек эшләр дә йөкләтелә. Фермаларга барып, кем күпме сөт сауганын, кем күпме артым алганын, кыр батырларын чагылдырып молнияләр чыгаралар. Нәкъ Әнифә эшкә килгән елда Назиф армиядән кайтып, хуҗалыкта водитель булып эшкә башлый һәм клубта киномеханик хезмәтен башкара. Ике яшь йөрәк шулай табыша. 1986 елда гөрләтеп туй ясыйлар. Яшь гаилә кайнә-кайната белән 12 ел бергә яши. Өлкәннәр балаларга да ныклы терәк, күз-колак була. Кайнә белән килен әниле-кызлы кебек тату яшиләр. Еллар бер-бер артлы үтеп китә.

Илдәге үзгәрешләр җиле Фәсәхетдиновлар гаиләсенә дә кагыла, авыру-сырхаулар да урап үтми. Әнифә ханыма яраткан эшен калдырырга туры килә. Бүгенге көндә Әнифә Бәхтегәрәй кызы Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә пешекче булып хезмәт сала. «Мәктәптә эшләвемә сөенеп бетә алмыйм, коллектив бердәм, укытучылар, укучылар ягымлы», – дип канәгатьлек белдерә ул. Район кулланучылар җәмгыятендә водитель булып эшләгән тормыш иптәше белән авылдан йөреп эшли алар. Аграр университетны тәмамлап, себер якларында эшләгән Лиананың кызы Гөлшат та алар тәрбиясендә яши. Дәү әнисе белән эшкә өйрәнеп үсә ул. Җәен бергәләп җиләк-җимеш җыялар, бакча үстерәләр, абзар тутырып мал карыйлар – авылда эш җитәрлек. Ә эш кешене ныгыта гына, илләр генә тыныч булсын.

Владикавказда гаилә корган уллары Денисның ике баласы үсеп килә. Давид һәм Ясминә җәйләрен Кальтәүгә дәү әни-дәү әти янына ашыга. «Дәү әни, сездә бөтен нәрсә дә бушлай, сөт тә, май да, җиләк тә», – ди 10 яшьлек Давид. «Балалар белән юанып яшибез. Тыныбыз белән тартып алырдай булып, улыбызны көтәбез. Тизрәк илебезгә тынычлык килсен, дип телибез. Балалар да, ирләр дә һәрберебез өчен газиз, барсы өчен дә телибез. Көнебез эштә үтсә, кичләребез изге теләктә үтә», – ди яугир анасы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: