Барлык яңалыклар
Спорт
3 гыйнвар 2019, 12:02

Башкортстан шашкачысы - дөнья рейтингында лидер

Бөтендөнья шашка федерациясе чираттагы рейтинг нәтиҗәләрен бастырып чыгарды. "Башкортстан" үзәк шашкачылар клубы спортчысы, декабрьдәге Европа чемпионатының көмеш призеры, тугыз тапкыр дөнья чемпионы Александр Георгиев дөнья рейтингында беренчелекне саклап килә.

Дөньяның иң яхшы 100 шашкачасы арасында тугыз спортчы: Тамара Тансыккужина - 9нчы, Айгөл Идрисова - 13нче, Елена Мильшина- 20нче, Кристина Осипова - 43нче, Руфина Әюпова - 55нче, Агата Парахина - 57нче, Гүзәл Георгиева - 60нчы, Алия Әминова - 67нче, Регина Әюпова 77нче урыннарда. Рейтингны, элеккечә, Белоруссиядән Ольга Федорович җитәкли.
Рейтинг-бит, узган ярышлар нәтиҗәләрен искә алып, өч айга бер тапкыр яңартыла.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: