Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, бер дә юкка гына килмәгән бәйгечеләр – һәммәсенең йөрәгендә җиңүгә ышаныч яши. Көрәштә хискә бирелергә ярамый, монда салкынканлылык кирәк – алышны техник яктан дөрес алып барып, ничек тә көндәшеңне егарга. Тренерлар, йөрәкләрен учларына кысып, бәйге барышын күзәтә: тәрбияләнүчеләре яхшы күрсәткеч бирсә, йөзләренә канәгать елмаю чыга, киресенчә булса, эх, дип аталарча тирән көрсенеп куя. Көярмәннәр дә тын да алмый көрәш барышын күзәтә, әйдә-әйдә-әйдә, дип һәрдаим батырларны куәтләп тора алар.
Тиздән финалга чыккан батырлар алышы. Уенның хисләр төене, тойгылар тупланышы булган әлеге өлеше бигрәк тә дулкынландыргыч. Көярмәннәрнең дәртләндерү тавышлары, тренерларның борчулы да, шатлыклы да күңел халәтләре, бер-берсен билбауларыннан кысып тоткан көндәшләр, санаулы минутлар, җиңү авазлары, җиңелү ачысы булып эркелеп чыккан күз яшьләре... Келәмдә алыш барганда вакыт та, йөрәкләр дә туктый сыман.
Иң көчлеләргә, иң осталарга гына елмая шул ул җиңү. Билгеле, бу бәйгенең дә иң-иңнәре бар. Пьедесталның беренче баскычларына күтәрелгәннәр өчен бүген бәхет кояшы елмая. Икенче, өченче баскычны яулаганнар өчен дә бу көн иң шатлыклыларның берседер.
Бәйге тәмам. Үзләрен чын лачыннар итеп күрсәткән көрәшчеләр туган якларына карый юл ала. Биредә үткән шушы көн һәрберсенең күңелендә матур истәлекләр, яңа дуслар, яңа көндәшләр булып уелып калачак. Ә Тәтешле аларны көрәш келәмнәренә, һичшиксез, тагын чакырачак әле.
• Тимур Хәмидуллин (Тәтешле районы)
• Рәвил Борханов (Тәтешле районы)
• Илнар Шәрипов (Туймазы шәһәре)
• Лиана Шабиева (Туймазы шәһәре)
• Илнур Хафизов (Октябрьский шәһәре)
• Рамазан Әхмәтов (Шаран районы)
• Аделина Ахунҗанова (Агыйдел шәһәре)
• Илсур Мингәрәев (Тәтешле районы)
• Карина Әхмәтҗанова (Туймазы шәһәре)
• Данил Хөсәенов (Шаран районы)
• Артур Талипов (Октябрьский шәһәре)
• Илнар Вазигатов (Октябрьский шәһәре)
Эльза Вәлиева, районның яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге рәисе:
– Ярыш югары дәрәҗәдә оештырылды, дип әйтә алабыз. Спортчылар өчен йокы бүлмәләре, бушлай ашату каралган иде. Моның өчен алдан өмәләр белән ныклы әзерлек эшләре алып барылды.
Анда Югары Тәтешле 1нче һәм 2нче мәктәпләре, «Гаилә» районара үзәге, реабилитация, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе коллективлары һәм башкалар катнашты. Мәдәният бүлеге аппаратура һәм концерт номерлары белән ярдәмләшсә, полиция, медицина, сак хезмәткәрләре үз бурычларын лаеклы үтәде. Кыскасы, һәр коллектив әлеге чараны оештыруга лаеклы өлеш кертте.
Платон Мухин, Балакатай районы көрәшчесе:
– Көрәш белән алтынчы ел шөгыльләнәм. Тәтешле районына беренче тапкыр килүем. Миңа монда бик ошады. Безне яхшы каршы алдылар: тәмле ашаттылар, уңайлы йокы урыннары
булдырылган иде. Барлык төр ярышларда да актив катнашырга омтылам. Һәр ярыштан ниндидер дәрес алып кайтасың, осталыгың арта. Шулай да бераз дулкынланып торам. Бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге 11 медалем бар.
Фәрдүс Әхмәтов, Аскын районы тренеры:
–Тәтешле районында үткәрелүче көрәш ярышларында ел саен катнашу традициягә әйләнде. Әле бу мәһабәт бина төзелмәгән чакта ук бирегә укучыларымны алып килә идем. Килгән саен шуңа инанабыз: биредә әзерлек һәм үткәрү һәрчак югары дәрәҗәдә. Бу юлы да бәйгегә ныклы әзерлек үткән спортчылар җыелган. Бүгенге ярышка тугыз укучымны алып килдем. Призлы урыннардан төшеп калмабыз, дип уйлыйм.
Аделина Ахунҗанова, Агыйдел, 10нчы сыйныф укучысы:
– Мин Агыйдел шәһәреннән килдем. Биш ел җиңел атлетика белән шөгыльләндем, аннары көрәш секциясенә язылдым. Зона, республика этабында призлы урыннар яулаганым булды. Көрәш кызлар эше түгел, дип уйлаучыларга җавабым бар: ул рухны ныгыта, максат куеп яшәргә өйрәтә. Мин көрәшкә йөргәнемә бер дә үкенмим, яшьтәшьләремә дә шуны әйтер идем: энергиягезне дөрес юлга юнәлтергә тырышыгыз, шул вакытта уңыш та елмаер.
Роза Гәрәйшина, Тәтешле районы:
– Безнең көрәш мәктәбе алдынгы, тренерлары көчле. Шуңа улыбызны көрәш секциясенә яздырдык. Бүген ул анда зур теләк белән йөри. Без, ата-аналар, шунысына сөенәбез: тренерлар һәр балага шәхси якын килеп, психологиясен аңлап эш итә, дәртләндерә, җиңүгә омтылыш бирә.
Миләүшә Гәрәева, Эльмира Гәрәйшина, Әлфия Сәлимгәрәева. Рүзилә Мирзоева, Алексей Самирзянов фотолары.