Сәламәт тормыш алып барырга омтылучылар өчен кыш үзенчәлекле мизгел. Дәресләрдән соң балалар кемузардан шугалакка йөгерә: анда хоккей да, анда тимераякта шуулар да. Хоккей уеннарын карарга җанатар булып килгән саен бик җитез, бар күңелен салып уйнаган бер малай игътибарымны җәлеп итә. Аның уйнаганын күзәтү – үзе бер ләззәт!