Тәтешле хәбәрләре
-4 °С
Облачно
Telegram
VK
МАКС
Телефоны доверия
Тат
Рус
Спорт
22 Февраля 2019, 09:47
Мавыктыргыч уен
Февраль башында «Бердәм Русия» сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе призына шахмат ярышлары узды. Анда Тәтешле, Балтач, Борай, Яңавыл, Куеда районнары, Нефтекама, Чернушка шәһәрләреннән уенчылар катнашты.
Егермедән артык спортчы аклы-каралы такталарда беренчелекне алу өчен көч сынашты. Кызыклы һәм мавыктыргыч уен партияләре бер-берсен алмаштырып кына торды.
Нәтиҗәдә, Чернушкадан Михаил Усанин – 1нче, Куедадан Фәрит Кәримов – 2нче, Югары Тәтешледән Дамир Әхмәтов 3нче урынга лаек булды. Партиянең урындагы бүлек секретаре Радик Рәхимов уенчыларны тәбрикләп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас