Барлык яңалыклар
Спорт
5 март 2019, 15:00

Өстәл теннисы буенча ярышлар үтте

Узган елның октябреннән агымдагы елның февраленә кадәр Яңа Тәтешледә мәктәп укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте.

Ул биш этаптан торып, анда барлыгы биш мәктәп катнашты. Егетләр арасында Руслан Мингәрәев (Югары Тәтешле 1нче мәктәбе) – 1нче, Никита Гарифҗанов (Яңа Тәтешле) – 2нче, Идел Шакиров (Югары Тәтешле 1нче мәктәбе) 3нче урын яулады. Кызлар арасында Карина Зайнокова – 1нче, Регина Латыпова – 2нче, Мария Константинова 3нче урынга чыкты. Алар барысы да Яңа Тәтешле мәктәбе укучылары. Җиңүчеләр район яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге дипломнарына, бүләкләренә ия булды.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: