Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2019, 16:22

Волейбол буенча район чемпионаты

Узган ял көннәрендә ХVII район авыл спорт уеннары исәбенә предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрнең, авыл Советлары биләмәләренең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат үтте. Алар БРның 100 еллыгына һәм «Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!» Бөтенрусия акциясенә багышланды.

Ир-атлар командалары арасында беренчелек – НЭС кулында! Район мәгариф бүлеге пьедесталның 2нче баскычына күтәрелсә, 3нче урында – МЧС.
Хатын-кызлар арасында мәгариф бүлеге командасына тиңнәр булмады. Район хакимияте – 2нче, торак-коммуналь хуҗалыгы 3нче урынга чыкты.
Авыл Советлары биләмәләре арасында Күрдем авыл Советы командасы иң көчлесе булды. Түбән Балтач һәм Яңа Тәтешле авыл Советлары биләмәләре 2нче һәм 3нче урыннарны бүлеште. Хатын-кызлардан Яңа Тәтешле командасы беренчелекне бирмәде. Түбәнбалтачлылар – 2нче, акбулатлылар 3нче урыннарны яулады.
Барысына да актив катнашулары, матур уеннары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: