Барлык яңалыклар
Спорт
9 апрель 2019, 16:00

Әтиләр патруле. Без әзер.

Күптән түгел «Планета СПОРТ» физкультура-савыктыру үзәгендә Бөтенруссия «Әтиләр патруле. Без әзер» акциясе үтте. Ул Руссия белән Кырым берләшкән көнгә багышланды.

Катнашучыларны хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов тәбрикләде.
Чарада әтиләр һәм балалар алты спорт төре буенча тест үтт: идәннән аркаңда яткан килеш үз-үзеңне күтәрү, урыннан ике аяклап ераклыкка сикерү, басып торган килеш кулларны идәнгә тидерү, уналты килограммлы гер ыргыту, теннис тубын ноктага ыргыту, идәннән кул белән күтәрелү.
Акция сәламәт тормышны пропагандалау, спорт белән шөгыльләнүне җәелдерү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балаларда һәм яшьләрдә актив тормыш позициясен тәрбияләүгә юнәлтелде.
Нәфисә Гафурҗанова, ГТО буенча методист.
Читайте нас: